Татарстанда хирурглар беренче тапкыр робот ярдәмендә ашказанын алды

Республика онкодиспансеры табиблары робот ярдәмендә пациентның бөтен ашказанын алган. Бу Татарстанда мондый беренче операция, дип хәбәр иттеләр медицина учреждениесенең матбугат хезмәтеннән.

Пациент диспансеризация вакытында ФГДС үткән, анда табиблар ашказанында шикле шешне күргән. Онкодиспансерда өстәмә тикшерүләр ашказаны шеше диагнозын раслаган.

Табиблар консилиумы пациентны этаплы дәвалау турында карар кабул иткән. Башта ир-атка тишекләр аша диагностик операция ясаганнар. Аннары пациент дүрт курс химиотерапия үткән, бу шешне киметергә ярдәм иткән. Шуннан соң хирурглар командасы операциягә керешкән.

«Ашказанын тулысынча алырга һәм үңәчне эчәклек белән яңадан тоташтырырга туры килде (үңәч-эчәк анастомозы). Моның өчен модификацияләнгән методика кулланылды: анастомозның арткы стенкасы сызыклы тегү аппараты белән, ә алгысы махсус җеп белән өзлексез тегү ярдәмендә ясалды. Робот системасы мөмкинлекләре белән бергә бу «ачык» хирургия бирә алмаганын бирде: хәрәкәтләрнең чиксез төгәллеге, ачык күренеш һәм минималь травма», – дип билгеләп үттеләр диспансерның матбугат хезмәтендә.

Операцияне белгечләр командасы башкарган: икенче торакаль бүлек мөдире Том Шарапов, операция бүлеге мөдире Айрат Тимерҗанов, анестезиолог-реаниматолог Наталья Баишева, анестезист-шәфкать туташы Елена Хакимова, операция шәфкать туташлары Алсинә Мөхәммәтҗанова һәм Раушәния Вәлиева.

«Бу очракта иң мөһим адымны пациент үзе ясады – ул диспансеризациягә килде. Бу безгә вакытында диагноз куярга һәм ярдәм итәргә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте бүлек мөдире.

Республикада узган беренче робот-ассистент гастрэктомияне онкодиспансерда стажировка үтүче яшь белгечләр дә күзәткән.

Операциядән бишенче көнне үк пациентны канәгатьләнерлек хәлдә өенә чыгарганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре