Татарстанда гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы уза. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.
Әлеге чара "Татарстан Республикасында юстицияне үстерү" дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә, дип хәбәр итә республиканың Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.
Атналык кысасында министрлык түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне оештырган. Чара "Игелекле Казан" хәйрия фондында узган. Биредә барлыгы 23 гражданга 40 мәсьәлә буенча ярдәм күрсәтелгән.
"Күпбалалы ана буларак, мине күпбалалы гаиләләргә каралган ташламалар мәсьәләсе борчый, без ирем белән 7 бала тәрбиялибез. Мондый чара оештырганыгыз өчен рәхмәт, ул проблемаларны нәтиҗәлерәк хәл итү мөмкинлеген бирә", -дип белдергән хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе.
Исегезгә төшерәбез, хокукый ярдәм атналыгы 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар планы белән ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез