Иртәгә Татарстанда кар-буран, якшәмбе көнне бозлы яңгыр көтелә. Киләсе атна башында явым-төшем акрынлап туктаячак, һава температурасы төшәчәк.
Гидрометеоүзәк фаразына караганда, шимбә – 17 декабрьдә көндез –1...–6, төнлә –5...–10 градус салкын. Көндез һәм төнлә юеш кар-буран явачак, юлларда бозлавык булачак. Якшәмбе – 18 декабрьдә республикага бик җылы һәм дымлы һава үтеп кергәнлектән, һава торышы нык бозылачак: юеш кар, бозлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –4...+1, төнлә –3...–8 градус күрсәтәчәк. Юлларда – кар көртләре һәм көчле бозлавык.
Дүшәмбе – 19 декабрьдә, республикага антициклон үтеп керү сәбәпле, явым-төшем акрынлап туктаячак. –6...–11 градуска кадәр салкынайта. Җил, көчәеп, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлаячак һәм тизлеге секундына 15–16 метрга җитәчәк.
Башлангыч фараз буенча, сишәмбе – 20 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы көндез –8...–13, төнлә –13...–18 градус чикләрендә тирбәләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез