Татарстанда “зебра” аша чыкканда ике баланы бәрдергәннәр

Кичә кич Казанның Киров районында “Лада Приора” юлдан җәяүлеләр сукмагы аша чыгып баручы ике баланы бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

ГАИ мәгълүматлары буенча, 8 һәм 15 яшьлек ике кызның мәктәптән өйләренә кайтып килүе булган.
Авариядә балалар, нык имгәнеп, хастаханәгә озатылган.
“Лада Приора” штрафстоянкага урнаштырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре