Биектау районы Биектау авыл җирлеге территориясендә урнашкан коммерцияле булмаган «Якты Яр» бакча бистәсендәге аллея ЛДПРның мәрхүм лидеры Владимир Жириновский исемен йөртәчәк.
Биектау авыл җирлеге башкарма комитетының әлеге карары Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында урын алган.
Яңаурам исемнәре документ белән имзаланган. «Якты Яр» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә тагын бер урам Виноградная дип аталачак.
Владимир Жириновский 2022 елның 6 апрелендә коронавирус белән авырып үлеп китте. Россия Президенты Владимир Путин аны «Патриот, талантлы һәм гадәти булмаган кеше» дип атады. Сәясәтче Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез