Татарстандагы тимер юлларда 26 кешенең гомере өзелгән

Быел Татарстандагы тимер юлларда 32 кеше җәрәхәтләнгән. Шуның 26сы һәлак булган. Узган елның шушы чорында 20 кеше зыян күргән, шул исәптән 11 кешенең гомере өзелгән.

Горький тимер юлының баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин әйтүенчә, республикада тимер юлларда балаларның һәлак булу очраклары арткан. Быел инде 4 бала үлгән. Былтыр шушы чорда 1 очрак теркәлгән булган. Балаларның икесе поезд астында калып әрәм булган, тагын икесен ток суккан. Журналистлар белән очрашуда хокук сакчылары балаларның рельсларга әйбер куеп китү очраклары турында да сөйләде. Бу исә зур һәлакәткә китерергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре