Татарстандагы хастаханә әнисе үлеменнән соң кызына 300 мең түләячәк

Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә шушы медицина учреждениесендә әнисен югалткан хатын-кызга 300 мең сум чамасы түләтәчәкләр. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр судының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Әлеге хатын-кыз авырып киткән әнисен ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергән. Сырхауны аннан йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар. Ахыр килеп, 5 нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырганнар. 4 көннән соң сырхау шунда вафат булган. Кызы фикеренчә, әнисенә тиешенчә тикшерү уздырылмаган, төгәл диагноз куелмаган һәм тиешле дәвалану билгеләнмәгән. Шуңа күрә әнисен югалткан хатын-кыз суд сукмагын таптарга карар иткән.

Экспертлар комиссиясе хастаханәдә вафат булган сырхауга күрсәтелгән медицина ярдәмендәге кимчелекләрне билгеләгән. Әмма белгечләр әйтүенчә, бу хәлнең үлемгә бәйлелеге юк. Шулай да суд барыбер дәгъва бирүче ягына басып, шәһәр хастаханәсенә мораль зыян өчен компенсация түләү, шулай ук экспертиза һәм адвокат хезмәтләре чыгымын каплау бурычы куйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре