Татарстанга 3,2 миллионнан артык турист килгән

Росстат мәгълүматлары буенча, быел сигез айда Татарстанда 3,2 миллионнан артык турист булып киткән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 18 процентка зуррак сан бу.

 

Быел республикада барлыгы 4,5 миллионнан артык кунак көтәләр. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ»га әйткән. Аның сүзләренә караганда, тармакта акча әйләнеше узган елда 110 миллиард сум чамасы тәшкил итсә, быел аның 15–18 процентка артуы, ягъни 120–125 миллиард сумга җитүе көтелә.

 

Киләсе елда кунакларның чит илләрдән күбрәк киләчәге күздә тотыла. Сергей Иванов әйтүенчә, яңа кунакханәләр төзеләчәк. Ә алар халыкара базарда республиканың көндәшлеккә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш Кытай белән визасыз режим гамәлгә керү дә безнең тарафларга сәяхәткә килүчеләрне арттырырга мөмкин. Моннан тыш, Якын Көнчыгыш илләреннән дә күбрәк кунак көтәләр.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре