Татарстанга беренче тапкыр Үзбәкстан Президенты киләчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Үзбәкстан регионара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте.
Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев 5-7 октябрь көннәрендә Россиягә эш сәфәре белән киләчәк. Татарстанга да килү көтелә. Бу аның республикага беренче тапкыр килүе булачак.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 50%ка арткан. Алга таба да хезмәттәшлекне арттыру күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез