Татарстанга Габдулла Тукай исемендәге яңа комбайн кайткан

Татарстанга Габдулла Тукай исемендәге яңа комбайн – RSM 161 кайткан. Яңа техника “Август-Тюлячи” агрофирмасына хезмәт итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Безгә кайтарылган өч авыл хуҗалыгы техникасы арасында эксклюзив модельлесе – Габдулла Тукай исемендәге RSM 161 комбайны да бар”, – диелгән хәбәрдә.
Россия авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче компания 95 агромашинаны ил тарихында зур эз калдырган эшлеклеләр хөрмәтенә атаган. Алар арасында – космонавтлар, шагыйрь, композитор, танылган галим-селекционерлар.
Һәрбер төбәк өчен үз герое сайлап алынган. Татарстан өчен комбайнга бөек шагыйребез Габдулла Тукай исеме бирелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре