Татарстанга грипптан вакцинаның тәүге партиясе кайтарылган

Татарстанга грипптан вакцинаның тәүге партиясе кайтарылган. Шулай итеп, прививка ясау кампаниясе быел гадәттәгедән ике атнага алданрак башланган. Сәламәтлек саклау министрлыгы эпидемиологы Дмитрий Лопушов искәртеп үткәнчә, 6-18 яшьлек балаларга 2 прививка ясатырга кирәк. Иң элек медицина хезмәткәрләренә, йөкле хатын-кызларга һәм балаларга (4 нче сыйныфка кадәр) вакцинация уздырыла, чөнки алар чирне тизрәк йоктыручан.

Хәзер вакцинаны сырхауханәләргә тараталар. Татарстанга 300 меңгә якын доза кайтарылган. Эпидемиолог сүзләренә караганда, компания кысасында халыкның 60 процентына (2,34 миллион доза) прививка ясалачак.
Сүз уңаеннан, Татарстанда май аенда 8,4 мең кеше грипп һәм ОРВИ йоктырган. Ул чагында белгечләр бу хәлне көннәрнең салкын торуы белән аңлаткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре