Алар, башка “кардәшләреннән” алданрак кайтып, үзләренә оя кору урыннарын сайлый. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Кара каргаларны Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас һәм Чистай районнарында күргәннәр инде. Шушы араларда башкаларының күпләп кайтуы көтелә. Күчмә кошлар һавадагы үзгәрешләрне тоя. Якындагы көннәрдә төнге сәгатьләрдә дә салкын булмаячак, ә инде көндезләрен һава температурасы көннән-көн җылыначак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез