Татарстанга йомырка кытлыгы янамый

Республика үзендә җитештерелгән продукция белән тулысынча тәэмин ителгән.

Татарстанга йомырка кытлыгы янамый. Республикада барлыгы биш кошчылык фабрикасы эшләп килә, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Республика үзендә җитештерелгән продукция белән тулысынча тәэмин ителгән. Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән безгә йомырка кертелми. Белгечләр әйтүенчә, республикада бу продуктны җитештерү күләме тагын да артачак әле.
Ведмоствоның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, халык арасында йомыркага бәйле ыгы-зыгы күзәтелми. Шул ук вакытта складларда товар запасы – җитәрлек дәрәҗәдә.
Исегезгә төшерәбез: 18-25 декабрь чорында республикада иң нык кыйммәтләнгән продуктлар исемлегенә йомырка, помидор һәм кыяр кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре