Татарстан “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив төстә катнашып килә. Республика соңгы дистә ел эчендә бу өлкәдә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән: кунаклар саны ике тапкыр диярлек арткан.
Быел, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән үзара килешү нигезендә, республиканың туристлык тармагына ярдәм итүгә 276 миллион сумнан артыграк бирелгән. Моннан тыш узган елда модульле йортлар булдыру буенча проектларны конкурс нигезендә сайлап алу башланган. Бәйге нәтиҗәләре буенча Татарстаннан 29 проектка барлыгы 536 миллион сумнан күбрәк бирелгән.
“Туризм өчен кадрлар” федераль башлангыч кысасында, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм институтына 112 миллион сум биреләчәк. Бу акча өстәмә белем бирү, яңа һөнәргә өйрәтү һәм квалификацияне күтәрү программаларын гамәлгә ашыруга юлланачак.
Инде әйткәнебезчә, ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, соңгы дистә ел эчендә республикага килүче туристлар саны 2 тапкыр диярлек арткан. Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме дә, номер фонды да ике тапкыр диярлек үскән.
Бүгенгә Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Краснодар крае һәм Кырымнан гына калышып, туристлар саны ягыннан Россиядә 7 нче урында тора. Идел буе федераль округында исә – беренче урында.
Татарстанга Россиянең барлык төбәкләреннән туристлар агыла. Бигрәк тә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Мари Эль, Чуашстан Республикаларыннан, шулай ук чит илләрдән киләләр.
Хәзерге вакытта Казан, Болгар, Свияжск утрау-шәһрчеге, Алабуга, Тәтеш, Чистай кунакларны аеруча күп җәлеп итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез