Газетага язылу

Татарстанга көчле җил һәм буран якынлаша

Иртәгә – 29 гыйнварда көндез һәм төнлә республикада, шулай ук Казанда көчле җил, буран көтелә.

Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә. Урыны белән җепшек кар, буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.

Һава торышы бозылу сәбәпле, юлларның кайбер өлешләре ябылырга, шулай ук транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез: республикада 27 гыйнварда 15.45 сәгатьтән Алексеевск-Әлмәт түләүле юлы ябылган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында күрелгән чара бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре