Татарстанга көньяк-көнчыгыштан антициклон үтеп кергән: явым-төшемсез, болытлы булачак

Татарстанга көньяк-көнчыгыштан антициклон үтеп кергән. Шуңа күрә явым-төшемсез болытлы һава күзәтелә.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, якындагы көннәрдә – 16–17 мартта республика антициклон йогынтысында калып, һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0...+6 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә –4...–9, уйсу урыннарда –14 градус. Шул ук вакытта тәүлеклек уртача температура нормадан 3–4 градуска артыграк булачак. Мондый һава торышы карның акрынлап кына эрүенә китерә.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында – 18–19 мартта урыны белән аз гына кар явачак. Һава температурасы үзгәрмәячәк: көндез +1...+6, төнлә –3...–8, урыны белән –11 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре