Газетага язылу

Татарстанга күрше булган Чувашиядә БПЛА кисәкләре торак йортка төшкән

Чувашиядә БПЛА кыйпылчыклары торак йортка эләккән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Бүген иртән республикада дошман БПЛА һөҗүме тагын бер кат теркәлде. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләр бар, торак йортлар зыян күргән», – диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында коткару хезмәтләре эшли. Чебоксар шәһәренең кайбер юлларында вакытлыча хәрәкәт чикләүләре кертелде.

«РИА Новости» мәгълүматлары буенча, Чебоксар шәһәрендә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре