Бүген кич һәм иртәгә – 18 июльдә көндез Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген кичке алтыдан иртәгә кичке алтыга кадәр республикада һәм Казанда секундына 3 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: бу атнада Татарстан урманнарында гадәттән тыш зур дәрәҗәдә янгын куркынычы турында кисәтүне озайттылар. Биредә сүз иң югары дәрәҗәдәге – 5 класслы кисәтү турында бара. Кисәтү 16-22 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез