Татарстанга “Ваня” килде: кабат бураннар башлана

Россиянең Европа өлешенә, шул исәптән Татарстанга “Ваня” циклоны үтеп кергән: иртәгә ул кар-буран алып киләчәк. Моннан тыш якындагы декада нормадан 4 градуска җылырак булачак. КФУ метеорологы Тимур Әүһәдиев “БИЗНЕС Onlinе” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Бүген циклон Мәскәүгә явым-төшем алып килде, иртәгә – безгә алып киләчәк. Һава агымын ул көньякка борды, шуңа күрә температура күтәрелә. Циклон йогынтысында ә якындагы декадада һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак булачак”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Моннан тыш, метеоролог сүзләренә караганда, “Ваня” киләсе атна урталарында һава температурасын 0 градуска ук якынайтачак. Төнге сәгатьләрдә дә җылы булачак.
Шул ук вакытта, Әүһәдиев әйтүенчә, циклон көчсезләнә башлаган инде. “Хәер, безгә инде ул болай да көчсезрәк хәлдә үтеп керде. Шуңа күрә бездә, Мәскәүдәге кебек, бер тәүлек эчендә ярты айлык кар явасын көтәсе юк. Явым-төшемнең күләме ун миллиметр чамасы булыр дип уйланыла. Ә бу – норманың 20 проценты тирәсе”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч. Моннан тыш ул Яңа елга кадәр “Ваня”ның бөтенләй көчсезләнеп калачагын искәрткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре