Татарстанлы, ОМС полисын алыштырмакчы булып, өч миллион сумга якын акчасын югалткан

Әлмәттә бер хатын-кыз, мошенниклар корбанына әйләнеп, 2,9 миллион сум акчасыннан коры калган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Аферистлар аңа, янәсе, ОМС полисын алыштырабыз, дип шалтыратканнар. Тегесе алыштырырга ризалык биргәч, телефонына килгән алты урынлы кодны әйтүен сораганнар. Әмма ханымда ниндидер шик туып, сөйләшүне туктаткан.

Соңрак аңа Дәүләт хезмәтләре аккаунтына кемнеңдер керүе турында хәбәр килгән. Хатын-кыз башта “банк вәкиле” белән, шуннан соң “финанс бүлеге җитәкчесе” белән сөйләшкән. Алар аңа, имештер, банкта мошенникларың эш итүе, шуңа күрә, саклык акчасын тиз генә алып, башка банкка күчеререргә кирәклеген әйткән. Ханым, боларның сүзенә ышанып, счетындагы 2 848 000 сум акчасын алган да ике көн буе шуны мошенникларга күчергән. Беренче көнне ике миллион сумнан артыграк (сигез тапкыр күчергән), икенче көнне – 668 мең сум (ике тапкыр).
Мошенниклар шуннан соң да акча таләп итүдән туктамаган. Алар хатын-кызга, имештер, “кредит потенциалын” ябу өчен, 143 мең сум җибәрүен сораган. Ханым, моның кадәр акчасы булмау сәбәпле, кредит алып, анысын да аферистларга юллаган. Бер айдан соң, августта алган кредитын түләү зарурилыгы турында хәбәр килеп төшкәч кенә, мошенниклар корбанына әйләнүен аңлаган. Ул барлыгы 2 991 000 сум акчасын югалткан.

Җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре