Газетага язылу

Татарстанлылар иминият полислары өчен бер миллиард сум акча түләгән

Татарстанда яшәүчеләр быел гыйнвар–март айлары чорында иминият полислары өчен барлыгы 1,09 миллиард сум акча түләгән. Ә инде шушы вакыт аралыгында «страховка» буенча 551,4 миллион сум акча алганнар.

«Росстат» мәгълүматларына караганда, Самара өлкәсендә яшәүчеләр Идел буе федераль округында иминият полисына иң күп түләүчеләр (4,1 миллиард сум) булып тора. Биредә яшәүчеләрнең килешүләре буенча түләү күләме дә аз түгел – барлыгы 1,86 миллиард сум. Гомумән алганда, Россия халкы быел 3 айда иминият полисы сатып алуга барлыгы 940,4 миллиард сум акча тоткан. Ә шушы вакыт эчендә «страховка» килешүләре буенча түләү 695,2 миллиард сум тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре