Социаль контракт технологиясе Татарстан Республикасында 2011 елдан кулланыла. Бу кешеләргә ярлылыкны җиңәргә итүнең мөһим коралы. 2025 елдан социаль контрактлар яңа «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
Гражданнар эш эзләүгә, шәхси эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга һәм авыр тормыш хәлләрен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыруга социаль контракт төзи ала.
Мондый ярдәмне җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр һәм гражданнар ала ала. Татарстанда 2025 елда яшәү минимумы 15 073 сум тәшкил итә.
Шәхси эшмәкәрлек яки үзмәшгульлек оештыруга социаль контрактлар төзегәндә дәүләттән 350 000 сум, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бирелә торган айлык пособие исәпкә алынмый. Бу норма 2025 елның 21 февраленнән үз көченә керде.
Татарстанлыларга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 25 декабрендәге 1682 номерлы карары белән расланган. Аңа түбәндәге үзгәрешләр кертелде:
- социаль контрактлар өстенлекле тәртиптә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары белән төзелә;
- сайланган чарага бәйсез рәвештә социаль контрактлар төзүнең ешлыгы билгеләнә – элек төзелгән социаль контракт тәмамланганнан соң, гаиләнең (ялгыз яшәүче гражданның) яшәү шартларына мониторинг ясау беткән көннән дә иртәрәк түгел;
- социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен билгеләүдән баш тарту өчен нигезләр исемлеге киңәйтелде:
•мөрәҗәгать итүченең тест узудан баш тартуы,
•социаль контрактны билгеләү турындагы гариза гражданин шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән / теркәләчәк яки үз эшчәнлеген гамәлгә ашырырга планлаштырган субъектта түгел, ә башка субъектта теркәлсә,
•ведомствоара комиссиянең социаль контрактны, социаль адаптация программасын һәм аңа беркетелгән материалларны, шулай ук бизнес-планны (чыгымнар сметасын) хупламау турында фикере,
•элек төзелгән социаль контракт тәмамланганнан соң гаиләнең (ялгыз яшәүче гражданның) яшәү шартларына мониторинг уздыру чорында гариза бирү;
- эш эзләүгә социаль контракт төзегән кешенең йөкләмәләре артты: нигезсез сәбәпләр аркасында социаль адаптация программасы чаралары үтәлмәгән (вакытында үтәлмәгән) очракта, бирелгән акчалар 30 календарь көн эчендә тулы күләмдә кире кайтарылырга тиеш.
2025 елның 21 маена 1 845 контракт төзелгән, шуларның:
- 728 эшкә урнашуга;
742 шәхси эшмәкәрлек оештыруга;
103 шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баруга;
272 авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез