Татарстанлыларны иң озын Яңа ел яллары көтә

Быел Россия халкы өчен рекордлы озын Яңа ел каникулы көтелә – ул 12 көн рәттән булачак. Бу хакта хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Быелгы Яңа ел яллары чыннан да күп еллар эчендә иң озыннары булачак. Минемчә, кышын 12 көннән озынрак ял булмагандыр әле. Без соңгы елларда, гадәттә, 31 декабрьне, ял көннәрен күчерү юлы белән, ял көне итәргә тырышабыз», – дип билгеләп үтте Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Котяков ачыклык керткәнчә, 3 һәм 4 гыйнвар ял көннәренә туры килә, шуңа күрә алар 9 гыйнварга һәм 2026 елның 31 декабренә күчерелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре