Татарстан халкының мошенниклардан күргән зыян күләме 500 миллион сумга җиткән. Бу турыда матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Марина Шнитенкова хәбәр итте.
Быел Татарстанда исәп-хисап счетларыннан акча урлауга бәйле 3,3 меңнән артык җинаять эше ачыкланган.
– Бу – Россия буенча өченче күрсәткеч, – диде Марина Шнитенкова. – Моны республикадагы икътисадый вәзгыять белән дә аңлатырга була. Шуңа күрә мошенниклар безнең халыкка “кызыга.
Моннан тыш, агымдагы ел дәвамында Татарстанда дистанцион урлаулар белән бәйле 1 198 эш судка юнәлтелгән, алар буенча 856 җинаятьче ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез