Татарстанлыны полис алыштыру сылтавы белән ярты миллион сум акчасыннан коры калдырганнар

Мошенниклар Казанда 22 яшьлек кызны полис алыштыру сылтавы белән ярты миллион сумга алдаган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Болай булган. Кызга, имештер, мәҗбүри медицина иминияте оешмасыннан шалтыратып, электрон ОМС полисын пластикка алыштырырга кирәклеге турында белдергәннәр. Аферист кызны телефон аша смс-хәбәр кодын әйтеп кенә бу мәсьәләне хәл кылырга күндергән.

Туташ, аны-моны уйлап тормастан, шалтыратучыга бөтен мәгълүматны әйтеп биргән. Шуннан соң аңа аккаунтын ватулары, шуңа күрә күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга кирәклеге турында хәбәр җибәргәннәр. Шалтыраткач, кемнәрнеңдер кыз исеменә кредит алырга маташуын әйткәннәр. Шуннан соң аның белән Үзәк банк “хезмәткәре” элемтәгә кергән.

Сөйләшү барышында, ир-ат кызны, банк кушымталарына керү өчен, телефонының “демонстрация экрана” төймәсенә басарга күндергән. Шуннан, имештер, угрылардан саклап калу өчен, акчасын “имин” счетларга күчерткән.

Шулай итеп, кыз мошенникларга барлыгы 426 мең сум күчереп куйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре