Татарстаннан бер студентны «Казан-Адлер» һәлакәтендә батырлыгы өчен бүләкләгәннәр

Казан федераль университеты Бутлеров исемендәге Химия институтының өченче курс студенты Илья Анисимов Волгоград өлкәсендә поезд һәлакәтендә батырлыгы өчен рәхмәткә лаек булган. Бу хакта “Татар-информ” вуз сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.

Илья 29 июльдә Волгоград өлкәсендә “Гремячая” белән “Котельниково” станцияләре арасында авариягә юлыккан “Казан-Адлер” поездында проводник булган. Поезд хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрне тиз генә эвакуацияләүгә һәм беренче ярдәм күрсәтүгә ирешелгән. Шул рәвешле поезд бригадасының 31 хезмәткәре бүләкләргә лаек булган.
Ул көнне бик эссе иде, ди Илья. Егет пассажирларны ауган, кыйшайган вагоннардан читкәрәк алып киткәннән соң, аларга су, көйдергеч кояш нурларыннан качу өчен җәймәләр өләшкән. Студент әйтүенчә, авариядән соң поезд янына автобуслар килә башлаган. Алар пассажирларны утыртып, вакытлыча урнаштыру урыннарына илтеп куйган.
Илья Анисимов, килеп туган хәлдә мөмкин булганны гына эшләдем – бары шул гына, дигән фикердә.
“Бу эш сәяхәт итү, поезд тәрәзәсеннән бик матур табигать пейзажлары белән соклану мөмкинлеге бирә. Моннан тыш төрле һөнәр ияләре белән аралашырга яратам, алар миңа үзләренең тәҗрибәсе, тормышларындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйли”, – дип билгеләп үткән студент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре