Геленджик аэропортын ачу туристларның бу юнәлешкә ихтыяҗына уңай йогынты ясаячак. Россия Туроператорлар ассоциациясенең халыкара туризм буенча вице-президенты Артур Мурадян “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдергән.
Моңа кадәр Россия Транспорт министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, Геленджик аэропорты янә эчке рейслар өчен ачылачак. Аның махсус операция башлангач ябылуын искә төшерик. Бу курортка самолетлар бездән 18 июльдән үк оча башлаячак.
“Әлегә очу бәяләре чагыштырмача кыйммәт. Әмма Геленджикка туристлар арасында бик зур ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм, чөнки юл шактый ук кыскара. Көндезге сәгатьләрдә Татарстаннан көненә 3-4 рейс ясалачак”, – дигән агентлык хәбәрчесе.
Аның басым ясап әйтүенчә, Геленджик туристларны кабул итү өчен уңайлы урында урнашкан, шулай ук анда кунакханәләр дә күп.
“Авиакомпания ихтыяҗының әйбәт булуын күрсә, көндезге сәгатьләрдә генә булса да очышлар ешлыгын арттыруга ирешеләсенә ышанабыз. Аннан Кырымга эләгү дә җиңелрәк булачак”, – дип йомгак сүзенә Мурадян.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез