VFC Гимнастика һәм спорт академиясендә шөгыльләнүче Татарстаннан ике спортчы кыз Тольяттида нәфис гимнастика буенча махсус Олимпиада Бөтенроссия Спартакиадасы призерлары булдылар, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Ярышларда 356 спортчы катнашкан. Кызларның берсе, 10 яшьлек Сафина Шәйгарданова беренче урынны алган, икенчесе, 13 яшьлек Софья Столярова, бронза призер булган.
Ике кыз да инде дүртенче ел академиядә шөгыльләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез