Татарстаннан Рубежное шәһәренә тонна ярым китап алып килгәннәр

Татарстан карамагындагы Рубежное шәһәренә 1,5 тоннадан артыграк китап китергәннәр. Алар төрле яшькә исәпләнгән: балалар да, үсмерләр, олылар да күңелләренә хуш килгән белем чишмәсен сайлап алырга мөмкин. Ярдәмне Татарстан эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнарының Ветераннар советы оештырган, дип яза “KazanFirst”.

Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Радик Ислямов исә китапларны Рубежное шәһәренә китерүне тәэмин иткән. Ул ярдәм җыюда катнашучы барча кешегә, аеруча Ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Ирек Хисамиевка рәхмәт белдергән.
Китапларны, Китапханәләр көнендә, җирле гуманитар үзәккә тапшырганнар. Үзәк җитәкчесе Оксана Удовина аларны шәһәр халкына таратачаклары, шулай ук шәһәр һәм мәктәп китапханәләренә тапшырачаклары турында сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, китапларга ихтыяҗ бик зур. Аеруча өлкән яшьтәгеләр укырга ярата. Кайбер гаиләләрнең телевизоры юк, мондыйларга китап белем һәм эмоция чыганагына әйләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре