Татарстаннан СВОда катнашучы 200дән артыграк хәрбигә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән

Быел беренче яртыеллыкта 200дән артыграк хәрби хезмәткәр юридик ярдәм алган. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итә.

Республиканың Дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк филиалы белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хокукый ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, хәрбиләрне тыныч тормышка кире кайтару өчен шартлар тудыру төрле яклап якын килүне таләп итә.

“Хәрби хезмәткәрләрнең тыныч тормышка кире әйләнеп кайтуы өчен кирәкле барлык шартлар тудырырга тиешбез. Бу күп кенә мәсьәләләрне, иң элек СВО ветераннарын социализацияләү һәм реабилитацияләүне, аларны эшкә урнаштыру һәм кичекмәстән кирәкле барлык ярдәм чаралары күрсәтүне таләп итә”, – дип билгеләп үткән иде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов һәр атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә халыкны кабул итүләр үткәрә. Аның әйтүенчә, узган атнада гына да 13 кеше – СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзалары юридик ярдәмнән файдаланган. Ел башыннан бирле барлыгы 211 кешегә юридик ярдәм күрсәтелгән.

Гыйниятуллов сүзләренә караганда, хәрби хезмәткәрләр ташламалар һәм түләүләр алу, мирасны рәсмиләштерү, шәхесне билгеләү өчен экспертизалар үткәрү, шулай ук торак, хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча барыннан да ешрак мөрәҗәгать итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре