Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр Мәскәүнең Кызыл мәйданында булган. Биредә алар «Билгесез солдат кабере» мемориалына чәчәкләр салган, «Зарядье» паркы һәм Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Позывной МАМА» оешмасы һәм «Боевое братство» оешмасының Дмитров районы бүлеге чакыруы буенча Мәскәүгә Татарстаннан СВода катнашучы 12 хәрби килгән. Алар ике ял көнен башкалада һәм Дмитров шәһәрендә үткәргән. Аларга экскурсияләр һәм ял итү оештырылган. Сәфәр хәрби хезмәткәрләргә мораль ярдәм күрсәтү максатында үткәрелгән. Аны уздыруда волонтерлар ярдәм иткән.
«Боевое братсво» вәкилләре хәрбиләрне чакыру тәкъдиме белән Татарстан вице-премьеры – Россиянең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, әлеге тәкъдим белән Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең беренче төркеме булдырылган. Бу идеяне шәһәр мэры Наил Мәһдиев хуплаган.
Әхмәтшин әйтүенчә, проектны киңәйтү буенча башлангыч килешүгә ирешелгән: алга таба Татарстанның башка шәһәрләреннән махсус хәрби операциядә катнашучылар да Мәскәү һәм Дмитровка чакырылачак. Мәскәү төбәгеннән хәрбиләр исә, җавап йөзеннән, безнең республикага килә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез