“Земский почтальон” бәйгесе, ара ераклыгына карамастан, кешеләр белән элемтәне өзмәүчеләр хезмәтен тануга юнәлдерелгән.
“Земский почтальон” бәйгесе дәвам итә. Ул “Россия почтасы” ярдәмендә, “Бердәм Россия”нең “Российское село” проекты кысасында, Россия Авыл яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган. Бәйге кысасында “Иң яхшы халык почтальоны” өчен тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирүгә тәкъдим ителгән кандидатлар – “Земский почтальон”ның төбәк этабында җиңүчеләр. Үзеңә ошаган почта элемтәсе хезмәткәрен “ВКонтакте” популяр социаль челтәрендә сайлап алырга мөмкин.
Россия күләмендә тавыш бирүдә Татарстаннан Биектау районында яшәүче 40 еллык эш стажына ия булган почтальон Халидә Гафиятуллина катнаша. Нәкъ менә ул “Земский почтальон” бәйгесенең төбәк этабында җиңгән. “Халык почтальоны”н һәм “Иң яхшы земский почтальон”ны бәйге финалы йомгаклары буенча сайлап алачаклар. Финал 5 июньдә Мәскәүдә узачак. Җиңүчегә – 250 мең сум, ә иң яхшы “Халык почтальоны”на – 150 мең сум биреләчәк.
Авылларда һәм халык саны 50 меңгә кадәр булган кечкенә шәһәрләрдә эшләүче почтальоннар өчен 5 июньгә кадәр “ВКонтакте” сәхифәләрендә тавыш бирергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез