9 сентябрьдә Казан һәм республиканың 11 шәһәрендә “ЛитЛето” әдәби фестивале узачак. Әлеге чара белән Татарстан китапханәләренең җәйге программасы төгәлләнәчәк.
Татарстан башкаласында фестиваль Милли китапханә янындагы мәйданчыкта (Кремль яр буенда) узачак. Чарага килүчеләр китап алмашуда катнаша алачак. Шулай ук мәйданчыкта китаплардан махсус фотозона әзерләнәчәк. Кунакларны лекцияләр һәм “Евровидение-2010” катнашучысы Петр Налич чыгышы да көтә.
Фестиваль кысасында Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Арча, Кукмара, Нурлат, Бөгелмә, Яшел Үзән, Менделеевск шәһәрләрендә дә очрашулар узачак. Әйтик, Яшел Үзәнгә танылган балалар язучысы Андрей Усачевның килүе көтелә. Ә Кукмарага якташлары белән очрашуга шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез