Татарстаннан биш объект “Премия первых” Бөтенроссия бәйгесенә тәкъдим ителгән иң яхшы 100 объект исемлегенә кергән. Болар – Казан дәүләт яшь тамашачы театры, “Каскад” балалар савыктыру-мәгариф үзәге (Дөбъяз авылы), “Вектор” яшьләр медиастудиясе, “Яшьләр дөньясы” күп профильле яшьләр үзәге (Баулы), “УРАМ” экстрим-паркы (Казан) һәм “Лагерь моего двора” проекты (Зәй).
Татарстаннан “Премия первых” бәйгесенә 90га якын объект тәкъдим ителгән. Премия алу өчен Россиянең 76 төбәгеннән барлыгы 6,5 мең заявка тапшырылган.
Декабрь ае дәвамында балалар, ата-аналар һәм педагоглар ил буенча сайлап алынган меңнәрчә проекттан иң яхшылары өчен тавыш биргән. Онлайн-тавыш бирүгә Россиянең барлык төбәкләреннән 80 меңнән артыграк кеше катнашкан. Нәтиҗәдә 1 мең дәгъвачы сайланып, тавыш бирүгә чыгарылган.
Жюри быел гыйнвар аенда һәр номинация буенча җиңүчеләрне билгеләячәк. Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә “Движение первых” хәрәкәтен булдыру турында Указга кул куйды. Хәрәкәтнең Татарстандагы бүлегенә республиканың элекке яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкчелек итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез