Апас районының Чирмешән авылында шәхси торак йорт янган. Янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр ике һәлак булучының гәүдәсен тапкан: 53 яшьлек ир-ат һәм 14 яшьлек малай, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Янгын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын чыгуның сәбәпләрен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмкәткәрләре билгели.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез