Татарстанның бер авылы янында параплан егылып төшкән: пилотның гомере өзелгән

Бүген көндез Зәй районының Якты Күл авылы янында күктән параплан егылып төшкән. Очкыч белән 55 яшьлек ир-ат идарә итүе мәгълүм.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының катастрофалар медицинасы үзәге дежур табибы пилотның урында ук һәлак булуын раслады, дип хәбәр итә республика буенча Россия ГТХМ баш идарәсе матбугат хезмәте.

Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре