Газетага язылу

Татарстанның бер районында 2 автобус кеше Гөмрә хаҗына җыена

Балык Бистәсеннән 2 автобус кеше Гөмрә хаҗына җыена. Алар бүген, 10 декабрь көнне Казаннан Согуд Гәрабстанына юл китә. Барлыгы 98 кеше бара. Ике зур төркемне Балык Бистәсе мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм Балык Бистәсе районы Балтач авылы имам-хатыйбы Фердинант хәзрәт Хәкимов җитәклиләр. 

2025 ел башында Фердинант хәзрәт җитәкләгән зур төркем (40тан артык кеше) кече Хаҗга барып кайтканнар иде, бу юлы тагын да күбрәк райондашларын җыеп барасы булганнар. Булачак хаҗилар башта Мәккәгә, аннары Мәдинәгә юл тоталар. 

Сәфәргә чыгучы иң олы яшьтәге абыстайга 80-яшь!

Ике төркем 23 һәм 24 декабрь көннәрендә Казанга әйләнеп кайтачак.

Чыганак: Балык Бистәсе районы Балтач авылы имам-хатыйбы Фердинант хәзрәт Хәкимов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре