Газетага язылу

Татарстанның бер районында дүртенче бала өчен 200 мең сум күләмендә түләү кертеләчәк

2026 елда Апас районында гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чарасы барлыкка киләчәк: дүртенче яки аннан соңгы бала тудырган хатын-кызлар 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак, дип хәбәр итә «Реальное время».

Түләү хокукын районда яшәүче, мөрәҗәгать итү көненә, кимендә, бер ел тулысынча яшәгән хатын-кызлар алачак. Әнисе үлгән очракта, пособие баланың әтисенә күчерелергә мөмкин.

– Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы бюджеты хисабына 2026 елда, мөрәҗәгать итү көненә, кимендә, бер ел тулысынча Апас районында яшәүче хатын-кызларга, дүртенче яки аннан соңгы бала туган очракта 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә, – диелә коррупциягә каршы экспертизада торучы документта.

Шулай ук Татарстанның Спас районында хакимият, дүртенче һәм аннан соңгы бала туу уңаеннан, 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертергә планлаштыра, моннан тыш Аксубай районында да дүртенче бала өчен шул ук суммада – 50 мең сум түләнәчәк. Шулай ук, Яңа Чишмә районында, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләдә бала туу уңаеннан, 30 мең сум түләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре