Бүген Мәскәүнең Замоскворецкий суды Татарстанның беренче прокуроры улы, Казан прокурорының элекке урынбасары Гомәр Нәфиевне сак астында тоту вакытын 15 көнгә озайткан. Ул 21 сентябрьгә кадәр СИЗОда утырачак. Нәфиев зур суммада ришвәт алуда гаепләнелә, дип яза “KazanFirst”.
“Тикшерү үтенечнамәсен канәгатьләндереп, сак астында тоту вакытын 15 тәүлеккә кадәр озайтырга, барлыгы – 6 айга кадәр”, – дигән судья Наталья Чепрасова.
Казан прокурорының элекке урынбасары, эшне тикшерүнең асылда төгәлләнүен белдереп, үзен өй арестына җибәрүләрен сораган. Адвокаты Радмир Надыршин Нәфиевнең җинаять эше материаллары белән тулысынча танышуын, ә үзенең әле 3-4 томына вакыты җитмәвен иәйткән. “Ул Мәскәүдә яшәргә мөмкин, якыннары аңа торак бирәчәк, шуңа күрә чикләү чарасын өй арестына үзгәртүне сорыйбыз”, – дигән адвокат.
Исегезгә төшерәбез: Нәфиевне 20 мартта Казанда тоткарлаганнар. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез