Газетага язылу

Татарстанның цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары билгеләнде

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының яңа беренче урынбасары итеп Альберт Яковлев билгеләнде.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вазифага билгеләнгәнче, Яковлев җиде елга якын Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары булып хезмәт итте һәм IT-инфраструктура, элемтә һәм мәгълүмати иминлек мәсьәләләрендә кураторлык итте.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика җитәкчелегенә һәм Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Сергеевич Начвинга миңа ышанулары өчен рәхмәт белдерәм. Көчле һәм профессиональ команданың бер өлеше булуыма шатмын», – диде ул.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бүгенге көндә тотрыклы интернет һәм мобиль челтәр татарстанлыларның тормышының уңайлылыгы өчен генә түгел, ә аларның иминлеге, төп предприятиеләрнең һәм республиканың бөтен инфраструктурасының тиешенчә эшләве өчен дә кирәк. «Мондый бурычларны хәл итү өчен министрлыкка тирән экспертизага һәм зур тәҗрибәгә ия булган, тармакны эчтән бик яхшы белгән җитәкче кирәк», – диделәр матбугат хезмәтендә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре