Бүген Казанда илкүләм һәм республикакүләм олимпиадалар җиңүчеләрен һәм призерларын, аларны әзерләгән остазларны бүләкләделәр. Тантаналы чарада Татарстанның «Ел укучысы – 2024» тә билгеле булды. Әлеге исемгә Казанның Лобачевский исемендәге лицееның 11 нче сыйныф укучысы Ренат Кәримов лаек булды.
Җиңүчеләрне Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде.
– Уку елы ахыры болай да киеренке, имтиханнар башланды, ләкин сезне монда җыярга булдык. Бүген без уртак эшебезнең нәтиҗәләрен күрәбез. Барыннан да бигрәк, бу сезнең хезмәт. Балаларыбызга бөтен көчегезне һәм энергиягезне сарыф иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Республикабыз белән горурланырлык укучылар әзерләп, алга таба да уңышларга ирешергә насыйп булсын, – диде министр укытучыларга.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, ел саен олимпиадаларда катнашучылар саны арта гына бара. Быел аларда 11 мең ярым укучы белемен сынаган.
– Илдә олимпиада җиңүчеләре саны буенча без инде 12 ел – беренче өчлектә. Бу яхшы традиция. Ләкин системалы эш булмаса, ул югалырга мөмкин. Ярыш зур көндәшлек белән барды, әмма без бу җиңүне яуладык. Моның белән генә әле эш бетми. Ел саен әлеге статус өчен көрәшәчәкбез, – диде министр.
«Ел укучысы – 2024» булып танылган Лобачевский исемендәге лицейның 11 нче сыйныф укучысы Ренат Кәримов республика хөкүмәтенә, мәгариф министрлыгына олимпиадачыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
– Акчалата премия булуы бик әйбәт. Әлбәттә, киләчәктә аның күләме арта гына барсын иде. Лицейдагы укытучыларыма да бик зур рәхмәт. Алар булмаса, мин бу җиңүгә ирешә алмас идем, – диде Ренат Кәримов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез