Татарстанның элекке авыл хуҗалыгы министры вафат булган

Марат Сираев 86 яшьтә булган.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе элекке рәисе, элекке авыл хуҗалыгы министры Марат Сираев вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Аның ни сәбәптән вафат булуы турында әйтелмәгән. Мәрхүм белән хушлашу урыны һәм вакыты турында да әлегә мәгълүмат юк.

Марат Сираев 1936 елның 1 маенда Әлки районы Урта Әлки авылында туган. 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1976-1983 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасында эшлгән.1983-1988 елларда министрлыкка җитәкчелек иткән.

Шуннан соң ул Татарстан Статистика идарәсен җитәкләгән. 1990-1994 елларда Татарстан Дәүләт контрольлек комитеты вазыйфасын биләгән. 1994-2000 елларда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре