Ул мошенниклыкта һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина өй арестына озатылган. Бу хакта “KazanFirst” Чаллы судының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Элекке түрәгә карата “Мошенниклык” һәм “Вазыйфа вәкаләтләрен арттыру” статьялары буенча җинаять эше кузгатылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, китерелгән зыян күләме 6,7 миллион сум тәшкил итә. Әмма эш тикшерелә әле. Шуңа күрә бу сан үзгәрергә мөмкин.
Нигъмәтуллинага 5 сентябрьгә кадәр өй аресты рәвешендә җәза чарасы билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез: ул быел 20 мартта үз теләге белән ЗАГС идарәсе башлыгы вазыйфасыннан киткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез