Казанның Вахитов районы суды Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсе элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага карата өй арестын тагын өч айга озайткан.
Прокурор утырышта ике кешегә карата чикләү чарасын озайту турында үтенечнамә белдергән. Нигъмәтуллинадан тыш, элекке ЗАГС башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов та кабат өй арестына җибәрелгән. Моңа кадәр алар үзләренә карата чикләү чарасын йомшартуны сораган.
“Әтиемә операция булачак. Чикләү чарасын читкә чыгып китмәү чарасына үзгәртүегезне сорыйм”, – дигән судта Ренат Әхмәтҗанов.
Гөлшат Нигъмәтуллинаның адвокаты исә элекке ЗАГС башлыгының 27 яшьлек икенче группа инвалид улы барлыгына суд игътибарын юнәлтергә тырышкан.
“Тикшерү төгәлләнде, шаһитлардан сорау алынды, зур эш башкарылды. Мин эштән мәхрүм. Барлык хезмәткәрләр күрсәтмәләр бирде. Беркемгә дә, бер генә шаһитка да беркайчан басым ясаганым булмады. Өй аресты шартларын һәрвакыт тайпылышсыз үтәдем. Икенче группа инвалид улымның бар икәнен исәпкә алуыгызны сорыйм. Чикләү чарасын билгеле бер гамәлләр кылуны тыюга алыштыруыгызны сорыйм”, – дип сөйләп үткән судта Гөлшат Нигъмәтуллина.
Исегезгә төшерәбез: тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Гөлшат Нигъмәтуллина 2020 елда үзенең урынбасарына һәм баш бухгалтерга документларны латинчадан рус теленә тәрҗемә иткән өчен хезмәткәрләргә бирелгән премияне җыеп алырга кушкан. Шул рәвешле җыеп алынган 16 миллион сумны ул үз ихтыяҗларына тоткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез