Татарстанның элекке юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар Корманов вакытсыз вафат булган. Министрлык коллективы Мидхәт Кормановның гаиләсенең кайгысын уртаклашкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мидхәт Кормановның 10 ел дәвамында Татарстаның юстиция министры булып эшләгәндә республиканың юридик системасы үсешенә саллы өлеш кертте, хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында тирән хөрмәт казануы хакында әйтелә хәбәрдә.
«Әлеге авыр көннәрдә ачы хәсрәтегезне уртаклашабыз», – диелгән Юстиция министрлыгы кайгынамәсендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез