Үткән тәүлектә, 11 октябрьдә, Татарстанның янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре 15 янгынны туктаткан. Аларның күпчелеге - 9 очрак - торак секторында булган, дип хәбәр ителә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе телеграм-каналында.
Янгыннарны сүндерүдән тыш, хезмәткәрләр ялган чакырулар буенча 21 урынга чыккан. Белгечләр башка экстрен хезмәтләр белән хезмәттәшлек өчен биш тапкыр җәлеп ителгән. Шулай ук янгын сүндерүчеләр юл-транспорт һәлакәте урыннарына 8 тапкыр чыккан.
Республиканың су объектларында бер вакыйга теркәлгән. Камада моторлы көймәдә йөрергә киткән өч кеше югалган. Коткаручылар аларны эзли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез