Татарстанның яшь гвардиячеләре Курск өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм тапшырды

“Бердәм Россия”нең Яшь Гвардиясе активистлары “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтенә Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен бер тоннадан артык гуманитар ярдәм тапшырды.

Алар бозылмый торган һәм балалар өчен азык-төлек, шәхси гигиенә чаралары һәм башка кирәкле әйберләр җыйган. “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардиясе һәм партия тарафыннан җыелган ярдәм бүген Казаннан гуманит йөк төялгән колонна составында китәчәк.

“Оператив рәвештә Курск өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм җыюны ооештырдык. Бу эшебезне күпме кирәк, шуның кадәр дәвам итәргә ниятлибез”, – диде Татарстандагы “Яшь гвардия” гуманитар үзәге җитәкчесе Линар Арсланов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре