Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков: «Безнең яшьләр!» дияргә була!»

Бүгенге яшьләргә нәрсә җитми? Аларга Татарстан ничек ярдәм итә? Авыл яшьләренә акчалата ярдәмне арттыру салада калучыларның санын үзгәртерме? Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков ярты елга нәтиҗәләр ясады, сорауларга җавап бирде. Без исә очрашуда яңгыраган төп фикерләрне тупладык.

Беренчелек турында

«Безнең яшьләр!» дияргә була! Татарстан быел да яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Россиядә беренчелекне алган. Ринат Садыйков сүзен яхшы хәбәрдән башлады.

– Без Татарстанда башлаган проектлар тиз арада федераль дәрәҗәгә күтәрелә. Россия күләмендә уздырыла торган «Яшьләр өчен төбәк» конкурсын гына алыйк. Аның кысасында яшьләр үзәкләрен төзекләндерү өчен грантлар оту мөмкинлеге бар. Татарстанда исә мондый проектлар 2018 елдан бирле гамәлдә, – дип сөйләде министр.

Сүз уңаеннан, әлеге конкурс «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия яшьләре» федераль проекты кысасында уздырыла.

Яшьләргә торак турында

Яшьләр белән һәм яшьләр өчен эшли торган министрлык торак мәсьәләләре буенча әледән-әле сөйләп тора. Бу юлы да Ринат Садыйков кайбер саннарга тукталды. Әйтик, 2018 елдан алып бүгенгә кадәр 3291 гаилә тораклы булган.

– Узган ел «Яшьләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысасында гына да 80 гаиләгә җәмгысы 126 млн сумлык сертификатлар бирелде. Быел бу сумма 133 млн сумга кадәр артты, димәк, без 84 гаиләгә ярдәм итә алачакбыз. Киләсе елга без әлеге программа кысасында 100 гаиләне тораклы итәргә ниятлибез, – дип аңлатты министр.

Гомумән алганда, Татарстанда яшьләрнең торак шартларын яхшырту өлкәсендә дүрт программа гамәлгә ашырыла.

  1. «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»гы Татарстан законы (15 елга торак бәясеннән 60 процентка кадәр процентсыз соңрак түләү мөмкинлеге (рассрочка);
  2. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы (торак бәясеннән 35 (балалы гаиләләргә) һәм 30 (баласы булмаганнарга) процент субсидия);
  3. Социаль ипотека (7 процент ставкалы ташламалы ипотека);
  4. «Студентлар лигасы» уздыра торган торак конкурсы (социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге бирелә).

Авыл яшьләре турында

Авыл яшьләре белән эшләү – министрлыкның авырткан урыннарының берсе. Бер яктан яшьләрне салада калдыру өчен тырышырга туры килсә, икенче яктан калучыларга ярдәм итәргә кирәк. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында 200 меңләп яшь егет-кыз яши. Ә аларга ярдәм итү максатыннан эшли торган «Авыл яшьләре» программасына ел саен нибары 4 млн 400 мең сум акча бүленгән булган.

– Аңлашыла инде, бүген бу акчага әллә ни эшләп булмый. Шуңа да без Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән киңәйтелгән яңа программа төзедек һәм аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттек. Шулай итеп, быелдан «Авыл яшьләре» программасын финанслау биш мәртәбә артып, 21 млн сумны тәшкил итә, – дип аңлатты Ринат Садыйков.

Бу акча исә авыл хуҗалыгы тармагының төрле юнәлешләрендә эшләүче яшьләргә премияләр, грантлар отарга, эшмәкәрлектә беренче адымнарын ясаучыларга ярдәм итәргә, авылда яшәүчеләргә белем алу мөмкинлеге бирергә тотылачак.

Ягъни, яшим дисәң, авылда яшәргә була. Эшләгән кешегә эшен дә тапмаслык түгел. Ләкин яшьлекне эшләп кенә уздырасы килми бит. Авылны сайлаган яшьләрнең шәһәрдәгечә яшисе, күңел ачасы килә. Бу мәсьәләне «ВТ» журналисты газетабыз битләрендә күтәргән иде инде. Ә Яшьләр министрлыгы бу юнәлештә ни дә булса эшлиме?

– Без бу проблема турында беләбез, авылдагы яшьләребез дә бу хакта искә төшереп тора. Тиздән төрле районнарда төрле юнәлешләр буенча форумнар уздырачакбыз. Һәм аларның берсен нәкъ менә шушы темага багышладык, – дип җавап бирде Ринат Садыйков «ВТ» журналистына. – Без яшьләр белән үзебез генә эшли алмыйбыз. Авыл яшьләрен алабыз икән, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм бу очракта Мәдәният министрлыгы да тырышлык куярга тиеш. Бүген һәр авылда мәдәният йорты бар. Миңа калса, алар үсү-үзгәрү өчен шактый зур потенциалга да ия. Безнең форум мәдәният учакларын «яшәртергә» дә ярдәм итәр, яшьләргә күңел ачу, ял итү өчен яңа мөмкинлекләр дә булдырыр дип  ышанам.

Яшьләрнең халәте турында

Яшьләргә нәрсә җитми? Тагын ничек ярдәм итәсе? Бу сорауларга яшьләр үзләре генә җавап бирә ала. Министрлыкның ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында Ринат Садыйков 2024 елда зур социологик тикшерү уздырачакларын әйткән иде. Әлеге тикшерү республикадагы яшьләр сәясәтенең 2025–2030 елларга өстенлекле бурычларын билгеләргә ярдәм итәчәк. Елның яртысы узды, тикшерү ни хәлдә соң?

– Без әлеге тикшерүне берничә өлешкә бүлдек. Беренчесендә 1,5 мең студент катнашты һәм алар патриотизм турындагы сорауларга җавап бирде. Әлегә кайбер нәтиҗәләргә генә тукталам. Әйтик, соңгы ике елда киләчәген Татарстан яки Россиядән читтә күзаллаучыларның саны өч мәртәбә кимеде. Элек читтә яшәү турында яшьләрнең 30 проценты уйланса, хәзер – 10 проценты, – дип җавап бирде министр.

Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Шулай да, бүгенге яшьләрнең уй-фикерләре, теләк-максатлары нинди булуын инде ел азагында белербез дигән өмет бар.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре