Татарстанның Яшьләр Хөкүмәте рәисе: “Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәтен үстерү юнәлешләрен тәгаенләде”

Елена Багаева, Татарстанның Яшьләр Хөкүмәте рәисе:

Бүгенге вазгыятьтә яшьләрнең роле аеруча зур. Еллык юлламасында Рөстәм Нургалиевич яшьләр сәясәтен үстерү юнәлешләрен тәгаенләде. Чыннан да, бүген яшьләргә үз потенциалларын чынга ашыру һәм иҗтимагый тормышта актив катнашу өчен мөмкинлекләр бирергә, аларны сыйфатлы белем белән тәэмин итәргә кирәк.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү бүген аеруча актуаль. Рөстәм Нургалиевич хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән “Авангард” укыту-методик үзәкләренең, шулай ук “Ярдәм янәшә!” хәрәкәтенең эшенә югары бәя бирде. Үз чиратыбызда, без дә әлеге юнәлешләрне хуплыйбыз. Бу юнәлештә башкара торган эшләребез дә аз түгел.
Рөстәм Нургалиевич 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Юлламасында көчле дәүләтнең нигезе булып торучы, милли традицияләрне саклаучы гаиләләргә аерым тукталды. Рөстәм Нургалиевич белән килешеп, шуны билгеләп үтәсем килә, Яшьләр хөкүмәте башкара торган эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше – яшь гаиләләргә мәгълүмати ярдәм. Ягъни без аларга дәүләт программалары турында сөйлибез. Киләчәктә без бу эшчәнлекне республика районнарында да дәвам итәргә исәплибез. Шулай ук татар мәдәниятен һәм телен үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздырырга да ниятлибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Елена Багаева

Көн хәбәре