Татарстанның иң яхшы укытучысы билгеле булды

Республиканың иң яхшы укытучысы Чаллының 35 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Ул – үз һөнәрен, укучыларын яраткан Мария Ерофеева.

– Әлеге җиңүне көтмәгән идем. Бик җаваплы миссия. Алда үз мәктәбемне, шәһәремне генә түгел, республикамны да илкүләмендә тәкъдим итәргә туры киләчәк. Горурлык һәм шул ук вакытта дулкынлану хисләре дә кичерәм,–диде “Татарстанның ел укытучысы –2025” бәйгесе җиңүчесе Мария Ерофеева.
Мария кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Мәктәпкә эшкә килүенә –6 ел.”Үз гаиләмдә беренче укытучы мин. Бу минем өчен профессия генә түгел, күңел кушкан эш. Һәм моны расладым да: “Педагог кына түгел, ел укытучысы мин”. Бу минем өчен мөһим”, –диде ул журналистларга.

Укучылары да сөенәчәк! Бу хакта ул аларга кайткач җиткерәчәкмен, диде. Бәйгегә әзерләнгәндә, ел дәвамында барысы да аңа көч биреп, хәлләрен сорашып торган. “Алар минем өчен җан аттылар һәм мин җиңдем”, –ди Мария Ерофеева.

Бәйгенең төбәк этабында 29 районнан 40 укытучы осталыгын күрсәткән. Шуларның унбише “Ел укытучысы” исеме өчен көрәшкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре